МҮКЛЕ с. 1) Мүк үскән, мүк белән капланган. Авылга якын гына Мүкле күл бар. Ф.Гарипова. Менә ни өчен ул Аязны дошман күргән һәм аны «җитлекми туган күзлекле ахмак», «тар күңелле кеше», «йөрәк урынына мүкле таш яткан адәм актыгы» дип атаган. Р.Мостафин 2) күч. Рухи яктан чикләнгән; салкын, хиссез. Онытма, берәүләрдәге тышкы һәм эчке матурлык икенче берәүләрнең мүкле җанында көнчелек корты уята... Р.Низамиев |