МҮКЛӘ’Ү ф. 1) Мүк кыстыру (бура бүрәнәсе арасына, ярыкка). Борыслардан мүкләп күтәрелгән тоташ стенаны калын фанер белән тышлап акка буяганнар, нәкъ дәфтәр бите кебек кызыктырып тора… К.Кәримов. Озын-озакка сузмыйча, мунчаны мүкләп, чутлап, күтәреп тә куйдылар. Р.Мулланурова. Ни әйтсәң дә, бер бүлмәсен мүкләп, җылы итеп эшлисең... Н.Хәсәнов

2) Нәрсә белән булса да каплау, томалау һ.б. Оясының кайбер төшләрен, үзеннән йолкып алган мамык белән мүкләп, тагын да җылыта төшә. Г.Бәширов. Ике яшүсмер малай (берсе хуҗабикәнең кулларын артка каерган, икенчесе аның авызына чүпрәк мүкләп маташа) чит кеше кергәнен шундук сизделәр, һәм берсе ишеккә таба атылды. З.Хөснияр

Мүкләп алу Кыска вакыт аралыгында мүкләү

Мүкләп бетерү Барысын да мүкләү

Мүкләп кую Тиз арада яки алдан мүкләү. Бүрәнәләрен инде китергәннәр, рәшәткә янына таслап өйгәннәр, форсат чыкканны гына көтәләр, эһ дигәнче бурап, күтәреп, мүкләп куячаклар. Т.Миңнуллин

Мүкләп тору Сөйләү моментында мүкләү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә