МҮКЛӘНҮ ф. 1) Нәрсәнең дә булса өстенә мүк үсү, мүк белән каплану. Кемдер корган чишмә улаклары Чүпләнерләр, мүкләнерләр инде. Ч.Мусин. Бу үзенчәлекнең эпиграфика фәне өчен аянычлы икенче бер ягы бар: мондый кабер ташлары озак сакланмый, мүкләнә, ашала, сына-ватыла, язулары да тиз уала. Р.Мәрданов 2) төш. юн. к. мүкләү 3) күч. Рухи яктан артта калу, үсмәү, торгынлыкта булу; бер нәрсә белән дә кызыксынмау. Чыгып китим ерак сәфәрләргә, өйдә ятып, җаннар мүкләнде. Л.Шагыйрьҗан. Ул бит сазаган кыз түгел, җиләк кебек яшь гомерен өйдә генә уздырмас, йөрәге мүкләнмәсә. Н.Әхмәдиев. Шулай булгач, нишләп мин авылга китеп мүкләнергә тиеш? Н.Фәттах Мүкләнә бару Торган саен күбрәк мүкләнү. Коедан су алмый торсаң, саега, кибә кое, Мүкләнә бара бурасы, саргая кое суы. Җ.Сөләйман Мүкләнә башлау Нәрсәдәдер мүкләр барлыкка килү. Без мүкләнә башлаганбыз. Т.Миңнуллин. Асларын күптән инде саф сулар юмаган, шунлыктан мүкләнә башлаган авыр ташларым җиңеләйгән кебек булып китте, инде төклетуралар, күбәләкләр кунмый башлаган чәчәкләремә сут йөгерде... Р.Харис Мүкләнә төшү Бераз мүкләнү, берникадәр мүкләнгән хәлгә килү Мүкләнеп бетү Бөтенләй мүкләнү; тоташ мүк белән каплану. Минем туган җиремдәге агачларның да, җиләкләрнең дә, яңгырда тишкәләнеп, мүкләнеп беткән ташларның да, керәшәләре тыз-быз очып йөргән --- елганың да милләте юк. Р.Бәшәр. Агачлык белән күл арасында такта түбәсе мүкләнеп беткән тәбәнәк бер йорт тора, бер тәрәзәсеннән кала һәммәсенең дә капкачлары ябык. Ә.Гаффар Мүкләнеп килү к. мүкләнә башлау Мүкләнеп яту Озак вакыт дәвамында мүкләнгән хәлдә булу. --- бик күп шәкертләр, сакаллары агарганчы, муллалыкка урын чыкканны көтеп, шул мәдрәсәләрдә мүкләнеп яталар иде. Ф.Әмирхан. Мүкләнеп яткан таш кына кыймылдамый ---. Р.Фәйзуллин |