МҮКЛӘК с. 1) Мөгезсез. Мүкләк дигәннән, мүкләк кәҗә дә ярата иркәләүне, энем. Ф.Баттал. [Кияүгә] иртәсен-кичен җылы сөт эчерәсе булыр, дип әйтеп, узган яз мүкләк кенә булса да бер кәҗә дә алдылар. Г.Бәширов. Аклы-каралы мүкләк сыер, алгы кыска аякларын тери-тери текә калкулыктан төшкәндә, ишелеп торган олы гәүдәсен авыр чайкалдырып, арт аякларын җайсыз гына читкә күчереп куя. А.Вергазов 2) күч. Елгыр, тыкшынучан, шома; үҗәт, үзсүзле (кеше тур.) 3) күч. Йомшак характерлы, җебегән, булдыксыз, принципсыз. Мүкләк Әнәсе үзе яшь, үзе чибәр кызга өйләнде дә куйды. Р.Шәрипов. Ярый әле бу ирләр – мүкләк халык, хатын-кызның хәйлә-мәкерен аңламый. Ф.Баттал. Мүкләк диген, бөтенесен белеп тора түгелме соң бу? А.Әхмәтгалиева |