МҮ’К ҖИЛӘГЕ и. бот. 1) Арчанчалар семьялыгыннан мүкле, сазлыклы урыннарда үсә һәм җимеш бирә торган куак үсемлек; русчасы: клюква. Кар астыннан нарат һәм мүк җиләге яфраклары күренә. Д.Шакирова. Мүк җиләге, бик тәбәнәк булып үсүенә карамастан, үләнчел үсемлек түгел, ә куакчыл. Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы

2) Шул куакның әчкелтем кызыл җиләге. Мүк җиләге ерактан кызыл чәчәкләргә, якыннан кан тамчыларына охшый. И.Туктар. Шуннан, малай, шуны ипи белән, тоз белән ашап җибәрәсең дә ишек катындагы кисмәктән бер чүмеч мүк җиләге суын тондырасың. М.Мәһдиев. Туганнан алып үлгәнчегә кадәр гел кызыл мүк җиләге ашыйбыз. А.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә