МҮК и. рус Куе булып җиргә ябышып үсә торган, тамырсыз һәм чәчәксез, споралы үсемлек. Менә бу, әле ул исемен-атын бөтенләй белмәгән абзыйның бүрәнә араларына салып калдырган мүкләре, Төркестан Кизләвендәге Галирахман абзыйның йорт бүрәнәләре арасына салып калдырылган кондырак үләнгә никадәр охшаган бит! А.Хәлим. Нәкъ шул вакытта туачак бәпкәләренең көтүчесе Фазылның тавышын танып, мүк арасыннан урамга муенын сузган ала каз, бөтен Шәлене яңгыратып: «Кыйгак! Кыйгак!» – дип кычкырып җибәрмәсенме?! Х.Бәдигый. Капма-каршы юнәлештә барганмын икән, монысын урманчыкка җиткәч агач кәүсәләрендәге мүкне капшап белдем, болыт арасында күренеп алган ай да шуны раслады. К.Шакиров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә