МУШТРА и. пол. 1) Каты дисциплинага нигезләнгән хәрби өйрәтү методы һәм шундый юл белән өйрәнү эше. Читтә, илдән аерылып, авыр муштра солдат хезмәтендә егетнең күңелендә Хәбирәсенә мәхәббәте туган туфракны сагыну һәм ярату хисләре белән бергә тагын да үсте, ныгыды. Ф.Яхин

2) күч. Тәрбияләүнең артык кырыс, аңларга, уйларга өйрәтмичә, мәҗбүр итүгә корылган алымы. Мондый муштра балаларда иҗади сәләт үстерә алмый, билгеле. Кызыл таң



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә