МУ’ШКА и. фр. 1) Ату коралларының көпшәсендәге аткан вакытта туры төзәргә ярдәм итә торган махсус чыгынты. Без бик яшьли корыч мушка аша Дошман күзәтергә остардык. М.Җәлил. Димәк, мушка, төзәгеч һәм чакма белән мавыгып, ул [Габделнур] карабинның тимер кадакланган авыр түтәсе барын исеннән чыгарган икән. Р.Кәрами

2) сөйл. Кемне яки нәрсәне дә булса кызыктыру, алдау өчен кулланыла торган әйбер. Балыкны чебен, кигәвен, ат кылы, әтәч каурые һәм хәтта кеше сакалы йонын кармакка төреп тә тоталар. Болар барысы да бергә «мушка»га тоту дип атала. Кызыклар дөньясында. Әлбәттә инде, мушка – алдау. Әмма бичара балыкларны тагын да намуссызрак рәвештә алдалап тоту юллары бар. Кызыклар дөньясында

Мушкага алу сөйл. Кемне яки нәрсәне дә булса күзәтү объекты итү. Өстән генә өстерәп бармакчы иде берәү – шундук мушкага алдылар. М.Мәһдиев. Тагы танкны мушкага алды, аңа гына ышанмыйча, бинокленнән карады. Х.Камалов. Мушкага утырту к. мушкага алу. Чыгып китәргә теләүчеләрне без мушкага утыртып торабыз. Ф.Яруллин. Кузгалуы булды тегенең, Шәйхи аны мушкага да утыртты. Әдипләр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә