МУ’ФТА и. нем. 1) Кулларны җылыту өчен, гадәттә мехтан кечкенә капчык сыман итеп, ике башы ачык калдырып тегелгән әйбер. --- перчаткалы туңган кулларын күкрәк турысындагы муфтасына яшергән, тиен тунлы булганлыктан, Рушанга кайчандыр өлкән сыйныф укучысы гына булып күренгән хатыны да инде пенсиядә ---. Р.Мирхәйдәров. Дус кызына туй бүләге итеп хәтта муфта да теккән. Сөембикә

2) тех. Машиналарның, механизмнарның цилиндрик өлешләрен тоташтыру, ялгау яки торбаларны, канатларны, кабельләрне һ.б.ш. озынайту өчен кулланыла торган җайланма. Вакыт-вакыт эшчеләр килеп муфта куялар һәм башка объектка китәләр. И.Нуруллин. Аннан-моннан торбалар юнәттек, ә менә вентиль, задвижка, отвод, муфта, басым үлчәгеч кебек нәрсәләрен бер җирдә дә бирмиләр. Т.Миңнуллин. Ярмөхәммәт, тиз генә машинасының муфта тәбәлдерегенә басып, кул тормозын ычкындырды. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә