МУТОН и. фр. 1. Сарык тиресеннән махсус эшкәртелгән мех. Мутон, киез, фетр, җитен, күннән эшләнгән башмак, намазлык, кәзәки, башлык, бияләй һ.б.ны җәй уртасында кырып-себереп алдылар. М.Мәһдиев. Хәзерге чорда бик популяр булган мутон тиресен булдырганы өчен, М. Гаркавига Сталин премиясе бирелә. Р.Ибраһимов 2. с. мәгъ. Шул мехтан тегелгән. Соңгы стакан чәен йонлач бүрекле, салынкы мыеклы агайга эчерткәч, буфетчы кыз да, өстенә мутон тунын киеп, ишеккә юнәлде. Ф.Шәфигуллин. Көннәр җылынуга да карамастан, өстенә арка җылысы, сырган чалбар кигән, башын арзанлы мутон бүрек белән каплаган абзый Хәләфне яткан урыныннан тартып торгызды. Х.Ибраһим. Аның дебет шәленә, мутон якалы зәңгәр пәлтәсенә ярма-ярма кар бөртекләре кунган иде. Ф.Җамалетдинова |