МУТЛАНУ ф. 1) Шаянлану, кылану, шуклану; азгынлану. Аның [Галикәйнең] күз алмалары мутланып тәгәриләр, ирене мылт-мылт килә, ул озын, ябык муенын төрле якка боргалап, бөтен авылның, бөтен урамның, бөтен кешеләрнең игътибарын үзенә генә җәлеп итәргә тырыша. А.Гыйләҗев. [Искәндәр] кесәсеннән ике өч тиенлекне эзләп тапты, берсен автомат ярыгына төшереп җибәргәч, ширбәт агып бетүгә, стаканны читкә алып торды һәм, малайларча мутланып, Азатка күз кысты, икенче бакырны ташлады. Ф.Латыйфи. Ул [ата үрдәк] мутланып һәм дәртләнеп, теләсә кайсы ана үрдәк артыннан ташлана, аны куып җитәргә һәм үзенеке итәргә омтыла. Кызыклар дөньясында 2) Хәйләкәрләнү. Кайчагында артель башлыгы аз-маз гына мутлана икән, шуның өчен дә башлык бит ул. Ф.Хөсни Мутлана бару Торган саен ныграк мутлану Мутлана төшү Берникадәр мутлану; бераз мутлану. Сабирның да күңеле эреп китте, ул, бераз мутлана төшеп: – Тырышкан булабыз, – диде дә кинәт: – Бакый абый, бокс яратасыңмы? – дип сорады. Г.Әпсәләмов Мутланып алу Аз гына мутлану; кыска вакыт аралыгында мутлану. Шунда ук мутланып алырга булды әле генә «чыжлап торган майлы табадан төшкән» полковник иптәш. Т.Галиуллин. – Берсен урталай бүләбез, – дип мутланып алды Фәрсия. М.Әхмәтшина Мутланып бетү Тәмам мутлану Мутланып йөрү Мутлану хәлендә булу. Моның кебек зур җирдә аның үзенә кирәк «суны» да эзләп, мутланып йөрүе бар. Ә.Еники Мутланып китү Мутлану юлына басу; соңгы арада мутлану. Гөлзифа бер мәлгә мутланып киткән иренә ни әйтергә белми югалып калды. М.Хәбибуллин. Шуңа күрә син бик мутланып китмә әле. Г.Әпсәләмов Мутланып ташлау Уйламыйча мутлану; үзе дә сизмичә артык мутлану. Шулай бервакыт карлыгач күбрәк мутланып ташлый, караңгы төшкәнче оясына кайтып җитә алмый. С.Сәүбәнова Мутланып тору Сөйләү моментында мутлану; мутланган хәлдә булу. Бая монда су эчәргә кергән сары мыеклы яшь офицер белән бик мутланып торучы син түгел идеңме соң? С.Сабиров |