МУТА’ЦИЯЛӘНҮ ф. Мутация нәтиҗәсендә үзгәреш кичерү. Казансуга барып, пычрак суларда мутацияләнгән өч күзле балыкларны тотып кайтырга кирәк. Д.Вәлиев. Нәтиҗәдә, бу үзгәртелгән, ягъни мутацияләнгән культура сәламәт булганнарын кысрыклап чыгара. Э.Фатыйхова. Вирус берничә көн эчендә мутацияләнә һәм инде кешедән кешегә йога башлый. Татарстан яшьләре

Мутацияләнә бару Торган саен күбрәк мутацияләнү. --- вируска вакцина да уйлап табылмаган, чөнки ул мутацияләнә бара. Ватаным Татарстан

Мутацияләнә башлау Мутация билгеләре сизелү, күренү. Соңгы елларда бөтен җәмгыятьтәге кебек ана һәм бала мөнәсәбәтләре дә мутацияләнә башлады бугай. Татарстан яшьләре. Соңгы вакытта тирә-яктагы хайваннар да мутацияләнә башлады. Безнең гәҗит

Мутацияләнеп бетү Тәмам мутацияләнү

Мутацияләнеп тору Мутацияләнүен дәвам итү. Ник дигәндә, грипп даими мутацияләнеп тору аркасында, аңа каршы чыгарылган даруларның файдасы тими башлаган. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә