МУТА’ЦИЯ и. лат. 1) Буыннан буынга күчә торган нәселдәнлек билгеләрендә мутаген факторлар тәэсирендә яисә кинәт үзеннән-үзе барлыкка килгән үзгәреш. Голландия галиме Хуго Де Фриз нәселдәнлекнең кинәт үзгәрүе турындагы мутация теориясен тәкъдим итте. Галәм. Җир. Кеше. Мондый генетик мутация бик сирәк күзәтелә (миллионга бер), әмма нәкъ менә бу очракны аңлатып була: кызлар ясалма аталандыру юлы белән яралган. Мәдәни җомга

2) Җитлегү чорында яшүсмерләрнең тавышларында барлыкка килә торган үзгәреш. Җитмәсә, сугыш елларының нәтиҗәседер инде, тавыш мутациясе дә әлегә узылмаган. М.Мәһдиев. Ләкин унөч яшемдә, мутация чоры башланып, минем тавыш кинәт сынды. Татар заманы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә