МУТАНТ и. лат. 1. Мутация нәтиҗәсендә нәселдәнлеге үзгәргән организм. Ә Әхнәф үзе? Аны да кемнәрдер ясады, кояш итеп күтәрде түгелме соң? Мутантлар, клоннар, тагын әллә ниләр... Ф.Садриев

2. с. мәгъ. Мутацияләнгән; мутантка әйләнгән. Әйтик, Америкада мутант бозау дөньяга килә: аның ике йөзе, өч рәт теше, ике аскы казналыгы, ике теле һәм бер авызы бар. Мәдәни җомга



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә