МУТАГЕН и. лат.-гр. 1. Мутация барлыкка китерә торган физик һәм химик фактор. Өстәвенә канцероген (рак китереп чыгаручы матдә) гына түгел, мутаген (рактан тыш, күзәнәкләрнең генетик аппаратын җимереп, башка төрле авыруларга да китерә) буларак та әле. Ватаным Татарстан

2. с. мәгъ. Мутация барлыкка китерә торган. Болар илдә эчәк инфекциясе һәм гепатит чирләре кискен артуга, ә тора-бара кеше организмына канцероген һәм мутаген факторлар тәэсиренең үсүенә китерергә мөмкин. Татарстан яшьләре. Моннан тыш, тәмәке тартканда, төтен белән бергә һавага чыккан зарарлы матдәләр мутаген һәм канцероген үзлекләргә ия булып торалар. Туган як



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә