МУТ с. рус 1. 1) Үткен, зирәк; артык хәйләкәр. Тышы ут, эче мут. Мәкаль. Әгәр дә Зайцевның утыз тугызынчы яшь белән баручы гаилә башлыгы, ике бала атасы икәнен белмәсә, аны, һичшиксез, егерме җиде яшьләрдәге бер мут егет дип фараз кылган булыр иде капитан. М.Насыйбуллин

2) Шаян, шук, азгын. Бигрәк тә шушы арада гына өченче иреннән аерылып кайткан мут күзле Җәүһәрия өметләнеп йөрде [Сабируллага]. З.Хөснияр. Әлеге пәри затмы, адәми затмы – яшел мут күзләрен тутырып аңа карап-карап куя, бүлмәдә тыны кысылгандай, тирән-тирән сулыш ала ---. З.Фәтхетдинов

2. рәв. мәгъ. Шукланып, шаянланып, кыланып; азгынланып. Кияү. Сукно пальто. Кып-кызыл таза бит, кышкы җил ашаган борын, ияк. Күзләре мут елтырый. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә