МУССОН и. фр. геогр. Юнәлешен үзгәртеп, җәен – диңгездән, кышын коры җирдән исә торган җил. Кайнар һәм салкын муссоннар үтеп кермәгән үзәнлекләрдә мәңге яшел субтропик табигать чәчкә атып утырса, бераз гына тауларга күтәрелсәң, анда нәкъ Татарстандагы кебек яфракларын коя торган агачларга тап буласың. А.Хәлим. Совет климатологы Б.П.Алисов классификациясе буенча, Җир шарында җиде климатик зона бар: экваториаль зона, тропик муссоннар зонасы, пассат зонасы, субтропик, урта, субполяр һәм поляр зоналар. Галәм. Җир. Кеше



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә