МУСС и. фр. 1) Җиләк-җимеш суына желатин һ.б.ш. кушып, күпертеп әзерләнгән татлы ашамлык. Концентратлардан төрле кесәлләр, мусслар, желе, кремнар, татлы пудинглар әзерләргә мөмкин. Файдалы киңәшләр. Кесәлләр, мусс, желе һәм компотлар өчен җиләк-җимештән бер өлеш сок сыгып алырга (бер порциягә – бер чәй кашыгы) һәм аны әзер ризыкка өстәргә кирәк. Тәмлетамак

2) Чәчләрне ябыштыра һәм кирәк формада тоту өчен кулланыла торган күбек. Кайвакыт кызлар, чәчләрен формада тоту өчен, гель, мусс, лак куллана. А.Галиева. Тәҗрибә объектына әйләнәсе чәчләр жюри тарафыннан алдан тикшерелә: алар туп-туры итеп таралган, чиста, бернинди мусс яисә лак белән эшкәртелмәгән булырга тиеш. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә