МУ’СКУЛЛЫ с. Мускуллары булган. Теге таза мускуллы таза егет тә әйбәтрәк булып күренә башлый. М.Мәһдиев. Ул шулкадәр көчле, башта мускуллы гәүдәсе белән корбанын буып үтерә, аннары гына ашый. Т.Шакирова. Кәүсәсе бик юан, ботаклары, таза мускуллы куллар сыман, борылмалы һәм юан; яфраклары нык уемтыклы. Р.Кәбирова |