МУСКУЛАТУ’РА җый. и. рус Мускуллар. Икенче шартны күкрәк өлешендә тупланган һәм күкрәк сөягенә – кильгә береккән нык мускулатура тәэмин итә. И.Рәхимов. Очып баручы бал кортының тән температурасы, югары матдәләр алмашы һәм күкрәк мускулатурасының интенсив эшчәнлеге нәтиҗәсендә, әйләнә-тирәлек температурасыннан 6 – 20 °С ка югарырак була. Татар балы. Күпләр, хәрәкәт бары яхшы гәүдә тотышы һәм матур мускулатура формалаштыру өчен генә кирәк, дип уйлый. Сәламәтлек нигезләре |