МУ’СКУЛ и. лат. Кешеләрдә һәм хайваннарда кыскару үзлеге булган итләч тукыма. Аның [Искәндәрнең] көче, шыгырдап торган мускулларындагы гайрәт кемгәдер кирәк икән бит ---. Ф.Латыйфи. Гадәттә, тиреләре астында тыгыз туплар кебек теләр-теләмәс кенә кыймылдаган мускуллары киерелгәндә, аларның [атларның] яшь тәннәре җылына, йөрәк тибешләре кызулана, каннары күз аллары тоныкланганчы кайнарлана иде... Җ.Мостафин. Нейроннарның икенчеләре – хәрәкәт нейроннары – импульсларны арка һәм баш миеннән мускулларга һәм эчке органнарга тапшыралар. Биология |