МУСКАТ и. фр. 1) к. мөшкәт. Рашат кружканы тутыра язып төнәтмә салды. --- – Күптән тора иде. Мускат чикләвеге салынган аңа... Ф.Садриев. Урта гасырларда, бигрәк тә XV, XVI, XVIII гасырларда, Көнчыгыштан китерелә торган хуш исле үләннәр: борыч, канәфер, имбир, дарчин, кардамон, мускат чикләвеге иң кыйммәтле әйберләр булып саналганнар. Робинзон эзләреннән 2) Виноградның хуш исле сорты һәм шуны киптереп әзерләгән йөзем җимеше. Ул үстергән алма, йөзем, чавыш, мускат, армут, ильямус җимешләрен тирә-як авыл һәм кала базарларында яхшы белгәннәр. З.Зәйнуллин 3) Ак, алсу, кара төстәге хуш исле виноградтан ясалган югары сыйфатлы шәраб. Белгечләр, «Tropicana» натураль согы, «Мускат» шәрабы, «Аморе» джин-тонигы, «Пенное серебро» сырасы кебек эчемлекләргә бик ышанмаска киңәш итә. Безнең гәҗит. Быел 90 нан 220 сумга кадәр 16 дегустация үрнәген сатып алганнар, шул исәптән иң популяр 8 ярымбаллы, 4 мускат һәм 4 төр брют – шикәр күләме бик аз булган шампан шәрабын. Ватаным Татарстан |