МУРТАЮ ф. 1) Чери башлау; череп уалу, ваклану, таралу; үзлеген югалту (агач, салам, тире һ.б. тур.). Нигезгә яткан юан-юан бүрәнәләр череп муртайган, басылып бер-беренә иңгәннәр. А.Гыйләҗев. Аларның йортлары каршында урам ямь-яшел чирәм иде, һәм урамның урта бер җирендә диярлек карт, муртайган каен, чуптарларын асылындырып, ничектер бөтен урамга моң, сагыш таратып утыра иде. М.Мәһдиев. Әнә берсеннән, пырхылдап, тавык килеп чыкты да муртайган саламда тибенә башлады. М.Галиев

2) Искерү. Алдынгы һәм хөрмәтле совет хуҗалык җитәкчеләре безнең системаның савыгуына ышана алмыйлар иде! Системаның эчендә болганып, алар аның тамыры һәм бөтен кәүсәсе муртаеп черегәнен аермачык белгәннәр... А.Тимергалин

3) Хәлсезләнү (кеше тур.). Татарстанда авыл халкы әче таңнан торып кара төнгә чаклы печән әзерли, кышлык утын кисә, җир сөрә, карап торган сыерын көчкә асрый, чөгендер каторгасында эшләп муртая, сыер сава, тупаслана, ямьсезләнә, нәфислеген, гүзәллеген сакларга вакыты юк. Р.Батулла. --- әле генә ап-аек күренгән Псих Сәлимгәрәевич инде минем алдымда күзгә күренеп җепши, муртая, исерә иде. А.Хәлим

4) күч. Бозылу; тупаслану (холык, кешелек сыйфатлары тур.). Иртә макталып бар муртайганнар, Артык макталып та бар туңганнар. Ә.Синугыл-Куганаклы. Ә олыгая төшкәч, күңелләре тупаслана, муртая, дуслык хисләре кими, шәхси омтылышлары өстенлек итә башлый булса кирәк. В.Нуруллин

Муртая башлау Муртаю билгеләре барлыкка килү. Кәүсәсе муртая башлаган ялгыз каенның ябалдашлары арасыннан чиксез күк гөмбәзендә бер йолдыз шәйләнә. С.Зыялы

Муртая бару Акрынлык белән, аз-азлап муртаю

Муртая төшү Тагы да ныграк муртаю; бераз муртаю

Муртаеп бетү Тәмам муртаю. Зуп-зур стадионның муртаеп беткән такта утыргычларында, җәйге кичтә телефон чыбыкларына тезелешкән карлыгачлар кебек, байтак кеше утырышкан. А.Гыйләҗев. Ярмөхәммәтнең муртаеп беткән бармакларына карап, Дилаева дәшмәде. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә