МУРТ с. 1) Йомшак, көпшәк (агач). Зирек утын мурт була, Җиңгә хатын мут була. Мәкаль. Дулкын чыгарып ташлаган агач төпләренең исәбе-хисабы юк. Мурт тамырларын сузып, комда әлсерәгән сигезаяклар кебек яталар. М.Рафиков. Салкын су ләгәннәре, мурт сөяннән ясалган кисмәкләр. Р.Батулла 2) Иске; искергән. Мурт йорт |