МУР и. рус сөйл. Үләт, эпидемия. Тугыз мурдан үткән. Әйтем. [Карадәрвиш:] Афәт килә, ә сез кеше яндырганга куанасыз! Чума мурыннан Кытай ягында ундүрт миллион кеше кырылды. Р.Батулла

Мур кыргыры Орышу, әрләү сүзе. И куамын карганы: – Кит, карак, мур кыргыры! Йолдыз. Минем янда калдыруың зыянга гына булган икән: күз алдымда ук эләктерде, бер чарасыз икәнемне мәче дә сизә, мур кыргыры. Ә.Вергазов. Мур кыру Эпидемиядән, каты авырудан күпләп үлү, кырылу. Мур кыра елкыларны, мур кыра куйларны, мур кыра дөяләрне, кешеләрне мур кыра. Р.Батулла. – Зинһар, ташлап китә күрмәгез, – диде [кыз]. – Әллә инде безнең тирәдәге бар халыкны мур кырган. А.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә