МУНЧАЛАЛАНУ ф. 1) Юкә кайрысында мунчала (1 мәгъ.) хасил булу

2) күч. Тузып бетү, теткәләнү. Сезнең коллективны хәтта Арканов та сөйри алмыйча, мунчалаланып туктады. Р.Зарипов

Мунчалалана башлау Мунчалага охшый башлау

Мунчалалана төшү Тагын да бераз мунчалалану

Мунчалаланып бетү Тәмам мунчалалану. Карасана, күзләре тоныкланган, чәчләре мунчалаланып беткән, үзе шәлперәеп төшкән. И.Хәйруллин. Егетнең өстәлендә кат-кат укудан мунчалаланып беткән телеграмма ауный иде. А.Гыйләҗев

Мунчалаланып калу Нәрсәдер тәэсиреннән соң мунчалалану. Берничә көннән карасаң, ачылып беткән дә җәелеп, мунчалаланып калган [роза чәчәге]. Ш.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә