МУНЧАЛА и. рус 1. 1) Юкә кайрысын суда озак җебеткәннән соң хасил булган киң җепселләр. Киндер күлмәкле ярлы балалары бөкрәеп мунчала аерып утырганда, бай балалары, яз алып киләчәк рәхәтлекләрне уйлап, җылы юрган астында хыялланып яталар. М.Галәү. Шушы йортта торучы кеше мунчаладан намаз укый торган палас тукыган һәм шуны сатып көн күргән. Ф.Гарипова. Җепнең озынлыгы җитмәгәч, тагын өч чебешне мунчала белән аерым бәйләп җибәрдем. Гасырлар авазы

2) Тәнне һәм савыт-саба, идән һ.б.ш. юу өчен, юкә кайрысы, люффа кебек җепселле натураль материаллардан яисә берничә катлы синтетик җептән ясала торган әйбер. Дөрес, мари халкы юкә үстерергә ярата. Кирәк ул аларга: мунчала ясап саталар, чыпта үрәләр, себерке ясыйлар. З.Хөснияр. Ә шифалы парлы мунчаның тәмле исе, юкә мунчала, бөтнек, карлыган сабагы, җиләк яфраклары кушып бәйләнгән себерке еллар буе тән һәм җан күзәнәкләренә шыплап тулган нәфрәт-ачу, ачыну-рәнҗешләрне әйтерсең эретә, юып төшерә, куа. Р.Мулланурова. Төрледән-төрле бизәкләр кулланып носки, бияләйләр, ыргак энә белән мунчала, киезләр һәм башка хуҗалык кирәк-яраклары бәйли ул. Безнең гәҗит

3) күч. Йомшак, җебегән кеше. Мунчала булма! Катырак тор! Бозау булма! М.Мәһдиев. --- ул мәхшәрдә ихтыярыңнан тыш, үзең дә сизмәстән, мунчала булып калуың ихтимал бит. Х.Камалов

2. с. мәгъ. Мунчаладан ясалган. Менә шундый ләззәтле куркулар өчен, таудан шуганда, «Чаңгы?» дисәң «Әү!» диярлек чаңгы шәләмәтен аягыбызга мунчала бау белән бәйләп ныгыта идек. К.Шакиров. Атның сыртында киез ияр, мунчала дирбия, тезгене дә тузып, чачакланып беткән. Р.Батулла

Мунчала баш Тузган чәчле, таралмаган чәчле. Ачуым килгән чакларда: «Мунчала баш! Мунчала!» – дип үртим. З.Хөснетдинов. Мунчала булып уралу Кемгә яки нәрсәгә дә булса комачаулау. Мунчалага әйләнү Тузу; эштән чыгу; телгәләнеп, тузып бетү. Йомыркадан чыгуга, ай үсәсен көн үстерү өчен, чебиләрне төрле препаратлар, ясалма ризыклар белән туйдыралар. Бавыр, табигый булмаган бу коточкыч йөкне күтәрә алмыйча, тузып, мунчалага әйләнә. Ф.Садриев. Мунчала кебек булу Тузу, таушалу. Минем нервылар бик тузган, мунчала кебек булган ---. Х.Камалов. Мунчала төшерү Җебетелгән юкә кайрысыннан җепселле катлавын аеру. Үсмер малай унике яшеннән урманда юкә каезлап, мунчала төшерергә, чыпта сугарга өйрәнә. Якты юл. Юкә күле дип аталган күлдә юкә кабыгы җебетеп, аннан мунчала төшергәннәр. Ислам – татарлар һәм мөселманнар. Мунчала чәйнәү Буш сүз сөйләү. Күрше өстәлдәге матрос урыныннан күтәрелергә маташа, әмма, биленә авыр таш бәйләп куйган кебек, кузгала алмый, бөтен гәүдәсе белән алга таба авыша гына. – Яле, туктатыгыз мунчала чәйнәүне! З.Фәтхетдинов. Кыз ярты сүзендә егетне кискен бүлде: – Нинди очрактан соң?! Нинди мунчала чәйнисез сез?! З.Дәүләтов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә