МУНЧА и. рус Парлану, юыну-чабыну өчен корылган махсус бина. Һай, парлы яшәүләргә ни җитә: кичләрен мунча чабынып, чиста күлмәк киеп кайтыр идең дә, самавырны екканчы чәй эчкәч, караватта җәйрәп яткан тәмле исле йомшак карчыгыңа: «Кая, мине дә сыйдырасыңмы?..» – дип, касыгына берне төртеп куяр идең... А.Гыйләҗев. Мунча керү – солдатлар өчен иң шатлыклы, бәйрәмгә тартым көн. Р.Кәрами ◊ Мунча аракысы Өй шартларында җитештерелгән исерткеч эчемлек; самогон. – Моның янына мунча аракысы да булса, – диде Атаулла уфтанып. – Анысы нәрсә тагын? – дип сорады Габделнур. – Нәстә булсын, самогон! – дип көлде Атаулла, шуны да белмәскә, дигән сыман. Р.Кәрами. Мунча кадәр Бик кечкенә (корылма тур.). Гомерен рәхәттә уздырган хатын --- кино-фәлән барганда, мунча кадәр клубның экран төбенә килеп баса да урам буенча кушаматларны тезеп китә: – Ыштансыз Гали, Күпер асты Лотфулла, Кыяр буры Марзыя... Р.Рахман. Мунча кебек 1) Бик эссе, бөркү (бүлмә, өй тур.). [Хәдичә:] Уф! Чыдар әмәлләр юк бу эссегә!.. Мунча кебек... перәме! Л.Лерон; 2) к. мунча кадәр. Мунча кертү Бик каты шелтәләү, сүгү, ачулану, тәнкыйтьләү. Кыскасы, Фәләх министрлыктан (начальство телендә аны «келәмнән кайту», «мунча кертү» дип атыйлар) берничек тә аклана алмыйча, шунлыктан каны бик нык кызып кайткан иде. В.Нуруллин. Мунча керү Каты шелтә алу, тәнкыйтьләнү. Мунча тараканы кимс. Ямьсез, сөйкемсез. Кешене кимсетеп әйткәндә, мунча тараканы, мунча фәрештәсе яки мунча пәрие диләр. Ф.Урманчеев. Мунча ташы Хәйләкәр, зирәк, усал, әрсез кеше. [Гыйльметдин:] Миңни кызы – мунча ташы! Ф.Бурнаш. Мунча пәрие кимс. Ямьсез, сөйкемсез, килбәтсез кеше. Килешә-килешми дип тормыйча, Гөлкәйнең йөзенә бәреп әйттем ул чакта: – Кайдан таптың бу мунча пәриен? – дидем. Р.Габделхакова. Юри генә Гыймайның юлында очраган булды, юри генә: «Нихәл, мунча пәрие?» – дип чытлыкланып алды. Ф.Яруллин. Мунча фәрештәсе кимс. Ямьсез, сөйкемсез, килбәтсез (хатын-кыз) |