МУНИЦИПАЛИТЕТ и. лат. Җирле үзидарә оешмасы һәм шуның бинасы. Узучылар аңа сокланып карап: «Депутат Шөкри әфәнде муниципалитет утырышына китте», – дип пышылдашып калалар. Ә.Исхак. Без муниципалитет бинасында тагын бер кат булдык әле. Р.Фәйзуллин. Даниядә, мәсәлән, йортлар төзү эшендә хатын-кызлар оешмалары да катнаша, аларның хөкүмәт составында, парламентта, муниципалитетта үз урыннары бар икән. С.Ибраһимова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә