МУНДШТУК и. нем. кит. 1) Трубка яки папиросның, тәмәке тартканда, авызга каба торган өлеше; мөштек. Эшкә бара алмаган хәлсез әсирләр, утырган җирдән генә булса да, алюмин кисәгеннән матур итеп бизәкләп, сырлап-шәрехләп портсигар, теш тазарта торган таушалган щётка сапларыннан – төрле төстәге тәмәке мундштугы --- ише әйберләр ясыйлар. Р.Мостафин. Гадәттә, аштан соң ул үзенең пемзадан эшләнгән кыска мундштуклы зур трубкасын тартып җибәрә, алдына пары чыгып тора торган пуншлы стаканын куя да хикәятләрен сөйли башлый иде. С.Макеев

2) Өреп уйнала торган музыка коралларының авызга каба яки иренгә якын куя торган өлеше



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә