МУНДИР и. лат. Хәрбиләр яисә тимер юл, элемтә хезмәткәрләре һ.б.ш.ның махсус форма киеме. «Аклар» – пальто, бүрек, костюм, мундир, тужурка, «каралар» толып, тун, тире чалбар, бишмәт тегәләр иде. М.Мәһдиев. Үзенә ятышлы мундир кигән чибәр подполковник дәррәү урыныннан торып чыгып китте. А.Расих. Лицей мундирының төймәләре чишеп җибәрелгән, уң кулы белән бөдрә чәчле башына таянган... Ш.Рәкыйпов |