МУ’МИЯ I и. гар. 1) Бәлзәмләү нәтиҗәсендә черемичә саклана торган мәет. Берничә мең еллык тарихы булган пирамидалар, сфинкс, мумияләр арасында йөрү хисләрне кузгаткан иде – юлда беркем дә сөйләшмәде, һәркем чүлгә таба күзләрен текәп уйланып кайтты. М.Мәһдиев. Суган белән сарымсакны моннан алты мең ел элек төзелгән Мисыр пирамидаларындагы мумияләр салынган таш табутлардан тапканнар. Робинзон эзләреннән

2) Табигый шартларда кипкән мәет. Анда финикиялеләрдән калган мумияләр, кош чучелолары һәм башка бик күп нәрсәләр бар. А.Расих. Мәскәүдә бер тәүлек эчендә коточкыч ике мәеткә юлыкканнар: өч ел элек үлгән хатын-кызның һәм бер ел тирәсе элек гомере өзелгән ирнең мумия булып кипкән гәүдәләрен тапканнар. Татарстан яшьләре

3) зоол. Май аенда тут агачының ботакларына ябыша торган кабарынкы, кипкән корткычлар

4) кимс. Ябык, әкрен хәрәкәтләнүчән, битараф, пассив кеше турында. Син курыкма, курыкма... Ул хәзер берни дә эшли алмый, ул беткән... Әкренләп мине дә бетерә баручы мумия ул. Ф.Хөсни. Шул рәвешле нәрсәдер аңлатырга тырышам, хатын һаман – мумия. Кызыл таң



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә