МУМИЁ и. гар. Кыя ярыкларыннан бүленеп чыга торган катлаулы составлы органик матдә; тау сумаласы, тау бәлзәме (эшкәртелгәннән соң, дәвалау максаты белән кулланыла). Кичә Сафуан абый килгән иде, 10 гр мумиё биреп китте. Ф.Яруллин. Пародонтоз вакытында суга мумиё (тау бәлзәме) салып эретеп, шуның белән иртән һәм кичен авызны чайкыйлар, аннан соң йоталар. Мәдәни җомга



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә