МУЛЬТИПЛИКА’ЦИЯ и. лат. махс. 1) Хәрәкәтнең эзлекле фазалары сурәтләнерлек итеп, аерым рәсемнәрне яки күләмле фигураларны кинога төшерү. Укытучы фильмда мультипликация кадрлары түгел, ә тере тукымадан төшереп алынган тере күзәнәкләр күрсәтеләчәген дә белдерә. З.Хисамов. «Татармультфильм» берләшмәсе җитәкчесе Марат Ганиев мультипликация үрнәгендә дәүләт-хосусый хезмәттәшлекнең Татарстан мәдәниятен саклау һәм үстерүдәге файдасын искәртеп узды. Шәһри Казан

2) Мультипликация ысулы белән төшерелгән фильм. Проектның төп максаты – балаларда кечкенә яшьтән үк татар теле һәм әдәбиятына кызыксыну уяту, төрле рәсемнәр, тавышлар, мультипликация чаралары ярдәмендә дәресләрне күңелле итү, шул рәвешле укучыларны татар телен өйрәнүгә өндәү. Мәгариф



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә