МУЛЛЫК и. 1) Байлык; җитеш тормыш. Тормышның тынычлыгы, муллыгы һәркайдан сизелеп тора. М.Маликова. Муллыкны, табыннарыбызның ямен --- беренче чиратта көтүләрнең куәте хәл итә. М.Зарипов. Шушы муллыкка, шушы бәхеткә карап сөенешер кешесе юк иде Бибинурның. А.Гыйләҗев 2) Киңлек, колач, тулылык. Ә.Ерикәй кеше хисләрен бөтен муллыгында чагылдырырга мөмкинлек биргән халыкчан интонацияле, лирик аһәңле, формасы белән халык җырларына якын композицияле шигырьне үстерүгә зур көч куя. Т.Галиуллин |