МУЛЛАЛЫК и. Мулла вазифасы; мулла булу дәрәҗәсе. Ләкин әти муллалыгын ташламады. М.Хуҗин. Шуңа да бит ул, ике ел моннан элек муллалыгын ташлап, үзенең туган-үскән авылы Уразайга кайтып, гади игенче һәм балыкчы булып көн күрә башлады. Р.Ишморат. Укуыңны дәвам итеп, бәлки, муллалыктан баш тарткач, нинди дә булса бүтән төрле укымышлы кеше булыр идең. Ә.Баян



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә