МУЛЛА и. гар. 1) Имам, мөәззин, казый һ.б.ш. дин әһелләренең гомуми исеме; мәхәлләдә дин башлыгы. Гафу итәрлек дәрәҗәдә генә кичегеп, Гыйният мулла килеп җитте. М.Әмир. Әткәй белән әнкәйне беләсең, ярлы булсалар да, дингә ышаналар, мулланы олылыйлар иде. А.Гыйләҗев. Мулла вазифаларын башкаручы Миңлегәрәй: – Әйдә, әйт, улым, нинди васыяте бар иде? – дип сорады. Ф.Садриев

2) иск. Мәдрәсә шәкерте һәм шул шәкерткә хөрмәт белән мөрәҗәгать итү сүзе. Чү, мулла Әхмәтҗан, алай каты әйтмә. Г.Камал. Шәкертләр салкын һәйбәт су белән юынып, ап-ак сөлгеләр белән сөртенеп бетү белән, хәзрәт: – Әйдәңез, әйдәңез, әйдә! Хуш, мулла Галим! Әйдәңез, сез кунак. Г.Исхакый



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә