МУЛИНЕ и. фр. Чигү җебенең бер төре. Венера мулине җепләр белән чигелгән ак йон бияләенә саф сулышын өрде. К.Кәримов. Чигү өчен төрле материаллар – үзләре суккан һәм сатып алынган тукымалар, йон һәм ефәк җепләр, мулине, кәнитил, сәйлән файдаланганнар. Гомер агачы. Әле дә күз алдында: тукыманы зур киергегә тарттырып, төсле мулине җепләр белән чигә торган иде. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә