МУЛДАН рәв. Күп итеп, артыгы белән. Зур сәфәргә юлга чыксаң әгәр, Мулдан майла арбаңның күчәрен. Ә.Синугыл-Куганаклы. – И, безнең Степан кияү дә шулай, – диде карчык. – Эш хакын мулдан ала, Ходайга шөкер. М.Насыйбуллин. Булгач-булгач мулдан булсын, өч җептән катар җебен, май эчендә йөрсен әле егетнең кулы. Р.Төхфәтуллин

Мулдан булу Күпкә өметләнү, күпне көтү (өмет, исәп, планнар тур.). Мулдан кылану 1) Бай булуын, булдыра алуын күрсәтергә тырышу; 2) Байлыкны, акчаны юкка әрәм-шәрәм итү, күпләп тоту, тарату. Күңелдән ул [Хисмәт] акчаларын санап мәш килә һәм унбиш меңенә нәрсә генә алачагын уйлап баш вата, Сабир кебек мулдан кылана алмаячагына уфтана иде. Ф.Яхин. Мулдан кубару к. мулдан кылану. Мулдан ычкындыру к. мулдан кылану



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә