МУЛАЮ ф. 1) Күбәю, арту. – Уңышлар елдан-ел мулайсын, артсын өчен, сезнең тырышлык кирәк, – диде районнан килгән вәкил. Татарстан яшьләре 2) Зураю (кием-салым тур.). Мулайган кофта Мулаеп китү Соңгы вакытта мулаю. Соңгы елларда шактый мулаеп киткән байлыгы өчен дер калдырап утыра хәзер ---. Казан утлары Мулая башлау Муллык билгеләре сизелү. Дәрәҗә зураю сәбәпле, керәчәк хосуллар да мулая башлаган иде. Г.Ибраһимов |