МУЛ с. 1. 1) Бик күп, шактый. Әйе, әйе, гомерләре озын булсын, бала-чагалары мул, абзар тулы мал, авызлары бал да май булсын! Г.Бәширов. Күрәсең, иртәгә ятим каласы балаларын уйлагандыр, ә аның балалары – кыздан-малайдан нәкъ алты баш иде, безнең авыл хатыннары гомумән баланы мул табарга яраталар. М.Мәһдиев. Казлар симергән, түлләре мул, шаярасылары килә. А.Гыйләҗев 2) Бай. [Балтамар:] Мул тормышта яши торгач, безнең дәвам булыр юлбарыстай. Ә.Баян. Инде мул табыныбызда хуш ис бөркеп торган ак күмәчне күкрәккә терәп кискәндә, безнең буын шул елларны да кабат искә төшерә. Р.Әхмәтҗанов. Хәзер мул тормышта яши, кунакка йөри, мәҗлес җыя. М.Мәһдиев 3) Иркен, киң, зур (күләме белән). Татар китабы, гомумән татар матбугаты, империянең дистәләгән регионнарында мул күләмдә, күп санда нәшер ителгән. Р.Фәйзуллин. Өйалды ишеге тагын күгәненнән кубарлык булып ачыла, Сабирәттәй, мул күкрәген киереп, тагын чәлдер-чөлдер. М.Галиев. Төсе уңган кофтасы ярыйсы ук мул, бәлки, анасыныкы булгандыр. Ш.Рәкыйпов 2. рәв. мәгъ. Күп, җитәрлек. Көн – сайлап куйган кебек: кояшы да мул булды, яңгыры да таманча гына явып китте, җитмәсә күк гөмбәзе аша бөтен төсләрен уйнатып салават күпере дә пәйда булды... Г.Гыйльманов. Җиргә рәхмәт: байлыкны мул бирә. М.Зарипов. Кыз Фәрахның ак күлмәгенә мул аккан күз яшьләрен ышкып сөртте. М.Хуҗин ◊ Мулы белән Артыгы белән |