МУКШЫ’ЧА рәв. 1. 1) Мукшы телендә. Марва бит бик кулай белгеч: рус телен дә, татар телен дә белә, чувашча, мукшыча аңлаша ала. Ә.Баян. Тик ни русча, ни мукшыча бер авыз сүз белмәгән ике яшьлек балага бер дә җиңел булмады. С.Арсланова 2) Мукшыларга охшашлы итеп, мукшыларга хас булганча. Мукшыча бию 2. с. мәгъ. Мукшы телендә булган, мукшыларга караган. Ичмаса бер генә булса да мукшыча сүз булсын иде дә бит – юк инде … Римзил Вәлиев |