МУКШЫ и. Мордва халкының ике этник төркеменнән берсе. Хәер, мордва ике халыктан тора: эрзя һәм мукшы. Р.Кәрами. Аларга шушы тормыш бәхетле, шушы кешеләр – ана сөте белән кергән телдә сөйләшүче авылдашлар, күршедәге чувашлар, урманның теге ягындагы урыслар, алардан да тегендәрәк урнашкан мукшылар белән сабан туйларындагы бәйге-ярышлар, көрәш-алышлардан да бүтән тормыш, шуннан гайре башкача бәхет юк иде. Г.Кашапов. Шулай итеп, әйләнә-тирәбездә балалар өшкерүче бер әбекәй дә калмагандыр. Чувашы, мукшысы, марҗасы, татары! А.Хәсәнов |