МУЗЫКАНТЛЫК и. Музыкант булу; музыкант һөнәре. Сиңа Ходай музыкантлык сәләтен дә биргән шул! Г.Ахунов. Мирсәет абый, Сезнең композиторлык, музыкантлык юлыгыз кышкы урамнардан бураннар туздырып узган чаналардагы сәяхәттән башлана да бугай инде. Р.Вәлиев. Хикәяләүче герой иптәшенең табигатьне яратуына, аның «моңнарын өзелеп тыңлавына» малай чактан ук гадәтләнгән, шуңа күрә Фәтхинең музыкантлык юлын сайлавы аңа табигый күренә. Р.Рахман



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә