МУЗЫКАНТ и. пол. 1) Музыка белгече. Музыкант! Пианист! Быел консерватория бетерә. М.Маликова. Боларның өенә шагыйрьләр, музыкантлар, рәссамнар җыела, һәм, еш кына әдәби-музыкаль салон оештырып, яшьләр күңел ача. Р.Батулла. Ильяс Ислам улының шәкертләре арасында хәзерге вакытта танылган музыкант һәм педагоглар шактый. М.Макаров 2) к. музыкачы (2 мәгъ.). Кичләрен сукыр лампа яктысында Тукайның ятимлеге турында елый-елый укып утырулар, сукыр музыкантларның бәхетсез язмышларын җиңеп чыгуларын белү Тимерханның китек күңеленә дәва булып, җанында өмет уты кабыза торган иде. Г.Ахунов. Сафия музыкантларның, биючеләрнең, җырчыларның һәркөнне күп сәгатьләргә сузыла торган ялыктыргыч репетицияләрен күз алдына китерде. М.Маликова |