МУЗЫКАЛЬЛЕК и. Музыкаль булу; аһәңле, матур яңгырашлы булу. «Бабич шигырьнең музыкальлегенә аеруча игътибар итә иде», – дип язды Туфан. Г.Гыйльманов. Шул укуда үзенә бер музыкальлек, көйлелек бар иде. Г.Бәширов. Сезнең сөйләмдә ниндидер үзенчәлекле яңгыраш, музыкальлек бар, дип әйтимме... Н.Әхмәдиев |