МУЗЫКАЛЬ с. 1) Музыкага мөнәсәбәтле. Музыкаль редакциядә Татарстанның халык артисты, күренекле җырчыбыз Рафаэль Ильясов кул астында эшләү, --- музыкаль тапшырулар әзерләү, ул тапшыруларны радио тыңлаучыларга эфир аша җиткереп бару, әлбәттә, эзсез югалмый. Р.Миңнуллин. [Х.Бадыйков] Хәзерге вакытта Казан дәүләт консерваториясе доценты, шул ук вакытта әдәби-гыйльми, музыкаль иҗат белән дә шөгыльләнә. Казан утлары

2) Музыка чаралары белән белдерелә торган. Фуат Мансуровның дөньякүләм мәшһүр музыкаль әсәрләрне --- үз репертуарында сакларга омтылышы һәм аларны яңача шәрехләве ул җитәкләгән оркестрның музыка сөючеләр алдында ифрат уңыш казануына китерде. Р.Халитов. 400 еллык музыкаль әсәрләрнең, бүгенге нотага күчерелеп, беренче мәртәбә әлеге чарада яңгыравы тамашачыларга да, премия ияләренә дә зур бүләк булды. Мәдәни җомга

3) Колакка ятышлы, матур яңгырашлы. Аның [Г.Ибраһимовның] җөмләләре философлар телендәгечә тирән мәгънәле, шул ук вакытта образлы, музыкаль яңгырашлы, халыкчан булалар ---. Г.Бәширов. Яңгырап тора торган аһәңле, музыкаль атама ул Сарман. Ф.Гарипова. Данлы иҗатыннан башка, аның [С.Сәйдәшевның] бит әле исеме дә ничек музыкаль яңгырый! С.Шамов

4) Музыка белән башкарыла, музыка белән үрелеп бара торган. Аерым алганда, бу чорда чынбарлык белән тыгыз бәйле конфликтлар алга чыга, музыкаль драма җитди үсеш кичерә, яңа жанр формалары пәйда була һ.б. Ә.Закирҗанов. Татар тамашачысы ул – аерым халык, ул музыкаль әсәрләргә битараф түгел, дип кенә әйтү аз. Д.Гыймранова. 1961 елда Ш.Бикчурин үзенең «Тальян моңы» исемле музыкаль комедиясен яза, һәм бу әсәр шул ук елны Әлмәт театрында, ә бераз соңрак Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә куела. Казан утлары

5) Музыкага мөкиббән; җыр-музыканы аңлаучы, тоючы; хисле. Карлен үзе дә, музыкаль гаиләдә үскәнлектән, гитарада менә дигән уйный, фортепьяноны да чит итми, студентлык елларында яшьләр төркемендә җырлап та йөрде. Р.Мирхәйдәров. Әмма шундук аның хәрәкәтләреннән бу кешенең искиткеч дәрәҗәдә музыкаль кеше икәнлеген күреп сокланып калдык. Г.Бәширов

6) Музыка яңгырату өчен билгеләнгән, шуның белән бәйле (диск, кассета һ.б.ш.). Бүлмәсендә музыкаль үзәк урынына ниндидер кара төстәге иске радио тора. А.Галиева. Шулай диюе булды, үзләре бүләккә дип алып килгән музыкаль үзәкнең төймәсенә басты. Ф.Баттал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә