МУ’ЗЫКАЛЫ с. 1) Көйле, җырлы; көйгә, җырга салынган. Очрашу программасында язылганча, алар шаян-шук музыкалы «Дон Кихот» балетыннан вариацияләр башкарырга тиеш иделәр. Р.Вәли. Бу әсәр – музыкалы, җырлы, уенлы тамаша. Р.Батулла

2) к. музыкаль (3 мәгъ.). Хәерниса элекке матур, уенчак, җиңел музыкалы тавышын да югалтты, элекке шаян сөю җырлары аның теленә, ничектер, килми башладылар. Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә