МУ’ЗЫКАЛАШТЫРУ ф. 1) Музыкага салу. Студия елларына кадәр драма әсәрләрен музыкалаштыру өлкәсендә иң күп эшләүче композитор Салих Сәйдәшев булды. М.Җәлил 2) Музыка (3 мәгъ.) катнаштыру, музыкаль бизәлеш кертү. Салих Сәйдәшев белән бергә бу елларда шулай ук сәхнә әсәрләрен музыкалаштыру, халык җырларын гармонияләштерү, шагыйрьләрнең текстларына җырлар язу буенча М.Мозаффаров, А.Ключарёв, Җ.Фәйзи һ.б. эшләп килделәр. М.Җәлил Музыкалаштырып бетерү Музыкалаштыруны төгәлләү Музыкалаштырып чыгу Барысын да музыкалаштыру; һәрберсен аерым-аерым музыкалаштыру |