МУ’ЗЫКА и. гр. 1) Чынбарлыкны көйле сәнгать образлары аша тасвирлый торган сәнгать төре. Әйтерсең күз алдымда бер мәлгә ак мәрмәрдән терелеп килгән җанлы сын пәйда булды, әйтерсең колагыма гаҗәеп бер нәфис музыка чагылып узды. Ә.Еники. Ядкәр магнитофонны тәрәзә төбенә куеп музыка җибәрә. И.Юзеев. Музыка өлкәсендә эшләүчеләр татар моңын сакларга, күтәрергә бурычлылар. Шәһри Казан

2) Шундый төр сәнгать әсәре яки әсәрләр җыелмасы. Музыка тавышын бүлергә теләп, кешеләрнең кайгыга уралгач авырайган сүзләрен йотарга ашкынып, туктаусыз шаулый иде буа арыгы... А.Гыйләҗев. Төрле утлар белән балкып торган ярымкараңгы залда кызлар, егетләр кыргый музыкага дөньяларын онытып бииләр. Ф.Садриев. Рульдә утырган Миршаб магнитофоннан агылган музыка тавышына башын селкеп утыра: ул бию көйләрен үлеп ярата иде. Р.Мирхәйдәров

3) Көй; җыр. Күрәсең, музыка, гомумән сәнгать кешене яшәртә торгандыр. Г.Бәширов. Гөлшат апа үз гомерендә шактый күп пьесалар – драмалар, комедияләр иҗат итте. Аларның күбесенә композиторларыбыз музыка язды. Казан утлары

4) күч. Әйләнә-тирәдәге, табигатьтәге һәртөрле тавышларда авазлар аһәңлелеге, гармониялелеге; колакка ятышлы булган авазлар тезмәсе. Туплар музыкасы ул вакытта батыр көрәшчегә дәрт бирде. М.Җәлил. --- Басу музыкасын тыңларга, Гудок җиңешләрен сөйләргә Барыгыз сез дә безнең кырларга!.. М.Җәлил. Әмма бу шыңгырдау яшь ана торналар өчен ягымлы музыкадай яңгырый. Кызыклар дөньясында



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә